Татарстанда «Парклар маршы-2023» халыкара акциясе башланып китте

2023 елның 11 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасында «Парклар маршы-2023» халыкара акциясе старт алды. Быел ул «Табигый экосистемаларны торгызу – Җирнең чәчәк атуы!» девизы астында уза.

Чара кысаларында ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты «Тыюлык табигате дөньясы» балалар сәнгать иҗаты һәм «Без дөньяны чистартабыз» экологик десантлар конкурсларын оештыра.

Рәсемнәр конкурсында 1-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Эшләр өч яшь категориясендә бәяләнәчәк: 1-4 нче сыйныфлар, 5-7 нче сыйныфлар һәм 9-11 нче сыйныфлар.

Эш оригиналь булырга, исеме һәм имзасы булырга, конкурсның игълан ителгән тематикасына туры килергә тиеш, битнең зурлыгы 30х40 см артмаска тиеш (А3 форматы).

Экологик десантлар конкурсы кысаларында катнашучыларга махсус саклана торган табигый территорияләрне, парк һәм аллея территорияләрен, су объектларының яр сызыкларын, шулай ук башка табигый территорияләрне җыештыру, үсемлекләр һәм агачлар утырту, ясалма оялар ясау һәм урнаштыру, МСТТ төзекләндерү һ.б. турында хисаплар бирергә кирәк.

Эшләр агымдагы елның 10 апреленнән 19 маена кадәр кабул ителәчәк. Тулырак мәгълүматларны 8 (843) 211-68-62 телефоны буенча белешергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International