Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы хәбәр иткәнчә, юниорлар өчен «Подрост – 2023» Бөтенроссия урман конкурсының читтән торып федераль этабына Россиянең 71 төбәгеннән 328 эш килгән, шуларның 160 һәм 74 – конкурсның төбәк этапларында җиңүчеләр һәм призерлар эше, 94 – үз-үзләрен тәкъдим итүчеләрдән. Конкурсның ярымфиналында Татарстан Республикасыннан 8 кеше катнашачак. Бу – Нәргизә Зыязиева («Урман экосистемасында кырмыскалар популяциясе динамикасы һәм роле» проекты), Варвара Баринова («Мәктәп урманчылыгының гамәли лагеры» проекты), Регина Гыйлемханова («Экологик сукмак – урманны тикшерүгә юл» проекты), Назар Жилин («Яшел планета» проекты), Никита Филиппов («Поши ашханәсе» проекты), Марат Липин («Гади нарат орлыклары шытымына һәм чәчкеннәр үсешенә стимуляторларны бәяләү» проекты), Марсель Якупов («ТР Арча урман хуҗалыгының хуҗалык эшчәнлегенә түбән товарлы агачларны җәлеп итеп углерод эзен киметү мөмкинлеген бәяләү» проекты) һәм Эльмира Рәхмәтуллина («Мәктәп урманчылыгы» өстәмә гомуми белем бирү гомуми үсеш программасы» проекты).
Исегезгә төшерәбез, юниорларның «Подрост» Бөтенроссия урман конкурсы ел саен өч этапта үткәрелә – төбәк, читтән торып федераль һәм турыдан-туры федераль турлар. Җиңүчеләр алты номинациядә билгеләнәчәк: «Урман белеме һәм урманчылык», «Урман үсемлекләре экологиясе», «Урман хайваннары экологиясе», «Проектлы табигатьне саклау эшчәнлеге», «Һөнәри белем бирү оешмалары һәм урман хуҗалыгы профилендәге югары белем бирү оешмалары укучыларының иң яхшы тәҗрибә-тикшеренү эше», шулай ук «Мәктәп урманчылыклары – программа-методик эшчәнлекне тәэмин итү», анда педагоглар катнаша.
Мәсәлән, конкурс эшләре кысаларында катнашучылар кешенең урман экосистемаларына тәэсирен өйрәнәләр һәм төрле экологик инициативаларны тормышка ашыралар.
«Конкурсның максаты – экологик инициативаларга һәм урман тармагына кызыксынуга ярдәм итү. «Урман белеме һәм урманчылык», «Урман үсемлекләре экологиясе», «Урман хайваннары экологиясе» һәм «Проектлы табигатьне саклау эшчәнлеге» дигән дүрт номинациядә җиңүчеләр талантыроссии.рф ресурсында урнаштырылачак. Бу аларга югары уку йортларына кергәндә өстәмә баллар алырга, шулай ук Россия Президенты Грантларына дәгъва кылырга мөмкинлек бирәчәк», – дип хәбәр итте Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасары Александр Панфилов.
Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы матбугат хезмәте материаллары файдаланылды