Татарстанда янгынга каршы минераллаштырылган полосаларны салу һәм яңарту эшләре алып барыла

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасында янгынга каршы минераллаштырылган полосалар ясау һәм булганнарын яңарту эшләре алып барыла. Чаралар «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектында каралган.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 12 апреленә 787,45 км (планның 32,9%ы) яңа полоса сузылган һәм гомуми озынлыгы  1848 км (38,4%) гамәлдә булганнары карап чыгылган.

«Минераллаштырылган янгынга каршы полосалар – туфрак эшкәртү кораллары ярдәмендә ясалма рәвештә барлыкка китерелә торган җир өслеге киртәләре. Мөстәкыйль киртәләр буларак та, янгынга каршы катлаулы ныгытмаларның бер өлеше буларак та кулланылалар. Табигый янгын чыккан очракта, алар ут таралуга комачаулаячак, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин. – Полосаларны ясаган өч критерий – аларның киңлеге, минераллаштыру дәрәҗәсе һәм грунт белән ясалышы исәпкә алынырга тиеш».

Аның сүзләренчә, янгынга каршы минераллаштырылган полосаларны салу һәм яңарту эшләрен быелның 15 маена кадәр тәмамлау планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2019 елдан башлап гамәлгә ашырыла. Проектта «Урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, %» һәм «Урман янгыннарыннан алынган зыян, млн.сум» дигән 2 максатчан индикатор билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International