Бүген Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында доклад белән чыгыш ясады. Утырыш Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә узды, аның эшендә башкарма хакимият органнары һәм оешмалары вәкилләре, республика муниципаль районнары комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары катнашты.
Үз чыгышында Равил Кузюров ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының 2023 елда урманнарда янгын куркынычы сезонын уздыруга әзерлеге турында сөйләде һәм урманга якын җирләрне, шулай ук нефть һәм газ чыгару объектларын һәм линия объектларын саклау зоналарын карап тоту буенча чаралар үткәрү кирәклеген искәртте.
«Быел урманнарда янгын куркынычы сезоны 1 апрельдә ачылды. Бу узган ел белән чагыштырганда 24 көнгә иртәрәк, – дип хәбәр итте министр. – Ел башыннан урман янгыннары үзәгенең төбәк диспетчерлык хезмәте тарафыннан 318 янып китү очрагы теркәлгән, шуларның 198 – коры үлән һәм камыш янып китү очраклары».
Аның сүзләренчә, иң күп янып китү очраклары Түбән Кама (81), Чистай (20), Мамадыш (19), Мөслим (16) һәм Актаныш (15) муниципаль районнарында теркәлгән.
«Татарстан Республикасында урманнарда янгын куркынычсызлыгын урман янгыннарын сүндерү буенча 25 станция тәэмин итә, – дип билгеләп үтте Равил Кузюров. – Аларның барысы да кирәкле техника, җиһазлар, инвентарь һәм урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерүнең башка чаралары белән комплектланган».
Урман янгыннары формированиеләренең саны – 455 кеше, җиһазланыш – 355 төрле техника. Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, урман янгыннарына каршы көрәшкә юридик затларның көчләре һәм чаралары җәлеп ителергә мөмкин – бу 1602 кеше һәм 598 берәмлек техника һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе – 856 кеше һәм 774 берәмлек техника.
«Янгын куркынычы янаган чор дәвамында урманнарда янгын куркынычына бәйле хәлгә космик, авиация һәм җир өсте мониторингы алып барылачак, – дип өстәде Равил Кузюров. – Гомумән, барлык белгечләр алдында янгын сүндерү көчләренең һәм чараларының янгыннар һәм урман янгыннары турындагы хәбәрләргә оператив җавап бирүе өчен тулы әзерлеген тәэмин итү бурычы тора».
Утырышта шулай ук «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» ФДБУ башлыгы Сергей Захаров, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсе башлыгы Максим Трущин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмаз Исмәгыйлов чыгыш ясады.