Татарстан Республикасында 2023 елгы урман культуралары сезоны ачылды. Урман культураларын утыртуга беренчеләрдән булып республиканың Әлки, Әлмәт, Зәй һәм Чирмешән урман хуҗалыклары белгечләре кереште. Эшләр «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында алып барыла.
«Урманнарны торгызу белән бер үк вакытта урман питомникларында утырту материалы да казыла. Бүгенге көндә 8,2 миллион данә чәчүлек казып алынды, – дип хәбәр итте ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев. – План буенча, быел 1413 гектар мәйданда яңа урман культураларын утыртырга кирәк».
Аның сүзләренә караганда, 2023 елда Татарстанда «Экология» илкүләм проекты буенча 3614 гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылачак. Шул исәптән табигый урманнарны торгызу – 2092 гектар мәйданда, катнаш урман торгызу – 4 гектар мәйданда һәм урманнарны үстерү 105 гектар мәйданда планлаштырылган.
Исегезгә төшерәбез, «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2019 елдан башлап гамәлгә ашырыла. Проектта «Урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, %» һәм «Урман янгыннарыннан алынган зыян, млн.сум» дигән 2 максатчан индикатор билгеләнгән.