Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында агачлар утыртылды

2023 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Тукай муниципаль районының Шилнәбаш авылында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында агачлар утыртылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны үткәрү «Экология» илкүләм проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.

Акциядә  «Алабуга урманчылыгы» ДКУ Татарстан кишәрлегенең участок урманчысы Ирек Сафин, Шилнәбаш урта мәктәбенең «Натуралист» мәктәп урманчылыгы һәм «Юнармия» хәрәкәте тәрбияләнүчеләре, шулай ук җирле халык катнашты.

Акциядә катнашучылар көче белән барлыгы 30 чыршы үсентесе утыртылды.

«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе Тукай районында һәм башка мәйданчыкларда узачак, – дип сөйләде участок урманчысы Ирек Сафин. – Үзәк чара 29 апрельдә Татарстан кишәрлегенең 32 нче кварталында Калинино авылы янында оештырылачак. 1000 данә имән һәм чыршы үсентеләре әзерләп куелды. Барыгызны да акциягә кушылырга һәм үз герое хөрмәтенә агач утыртырга чакырабыз».

Исегезгә төшерәбез, беренче тапкыр «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе 2020 елда үткәрелгән иде. Аны оештыручылар булып «Экология» илкүләм проекты кысаларында, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәмендә, «Хәтер бакчасы» АКО, Җиңү полководецларының хәтер фонды, «Җиңү волонтерлары» һәм «Урман волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте тора.

Белешмә өчен. 2022 елда Татарстан Республикасында «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында фронттан өйләренә, туганнары һәм якыннары янына әйләнеп кайтмаган 378 мең татарстанлының бөек батырлыгы истәлегенә 1,2 млн.үсенте утыртылды. Акциягә 30 меңнән артык кеше кушылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International