«Теремок» балалар бакчасында «Сыерчык оясы яса – кошларга ярдәм ит» дигән экологик акция узган

2023 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Әгерҗе районының «Теремок» балалар бакчасында «Кошларга ярдәм ит» дигән экологик акция узган. Аның кысаларында балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре 15 сыерчык оясы ясаганнар, соңыннан аларны Красный бор авылында элеп чыкканнар.

«Әгерҗе урманчылыгы» ТР ДКУ Красный бор кишәрлегенең участок урманчысы Фәрит Нигъмәтуллин балаларга һәм педагогларга акциядә актив катнашулары өчен рәхмәт белдергән.

«Сыерчык ояларын ясап элү – борынгыдан калган халык традициясе. Кошлар корткыч бөҗәкләр белән көрәштә бакчачыларга һәм урманчыларга бәяләп бетергесез ярдәмчеләр булып торалар. Шулай ук кошлар безне, авылларда һәм шәһәрләрдә яшәүчеләрне, үзләренең кыяфәте һәм сайравы белән дә сөендерәләр, – дигән Фәрит Нигъмәтуллин. – Акциядә актив катнашуыгыз өчен рәхмәт, сезнең барыгыз да – зур батырлар».

Акциянең яшь катнашучылары мактау грамоталары һәм символик бүләкләр белән бүләкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International