Урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча федераль штаб утырышында урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2023 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында Урман янгыннарын сүндерү буенча эшчәнлекне координацияләү буенча федераль штаб утырышы булып узды. Аны Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Алексей Венглинский үткәрде.

Видеоконференция режимында узган чарада Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау буенча федераль хезмәт, урман хуҗалыгы белән идарә итүнең төбәк органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, Министрлыкның урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин һәм «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ директоры Айдар Гайфуллин катнашты.

Киңәшмә барышында урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, янгын куркынычсызлыгын мониторинглау, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын үткәрү мәсьәләләре каралды. Апрель-май айларында кайбер төбәкләрдә урманнарда янгын куркынычлыгының югары классы көтелә, дип билгеләп үтелде.

Шулай ук урман комплексы белән идарә итүнең төбәк органнары вәкилләре дә агымдагы урман янгыннары турында кыскача докладлар белән чыгыш ясадылар.

Үз чыгышында ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Татарстан Республикасында урманнарда янгын куркынычы булган сезонның 1 апрельдә ачылуы турында сөйләде. «Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының дистанцион мониторинг мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә инде 496 термик нокта теркәлгән, шуларның 405 очрагында башка категориядәге, шул исәптән урман фонды белән чиктәш җирләрдә янгын чыгу очраклары расланган. Урман янгыннары теркәлмәгән, – дип хәбәр итте ул. – 17 апрельдән республика территориясендә махсус янгынга каршы режим кертеләчәк».

Моннан тыш, министр урынбасары Татарстан Республикасында урман янгыннарын кисәтү буенча гамәлгә ашырыла торган чаралар турында да хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International