Арча урманчылыгының кишәрлек урманчысы Фәргать Һадиев Норма мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары өчен агач утырту буенча мастер-класс үткәргән

2023 елның 14 апреле, җомга

Кичә, 13 апрельдә, «Арча урманчылыгы» ТР ДКУ кишәрлек урманчысы Фәргать Һадиев, ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре белән берлектә, «Норма урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБМУ 5 нче сыйныфы укучылары өчен агач утырту буенча мастер-класс үткәргән. Мастер-класс Арча урманчылыгының Балтач кишәрлегендәге 154 нче кварталында оештырылган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны үткәрү «Экология» илкүләм проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.

Фәргать Һадиев укучыларга республикада үскән урманнар, агачлар һәм куаклар, чәчүлекләрне һәм үсентеләрне утырту ысуллары һәм кагыйдәләре турында сөйләгән.

«Техникадан файдалану мөмкинлеге булмаган территорияләрдә чәчүлекләрне сәнәгать масштабында кул белән утырту өчен ЛПЛ-5,5 кулланыла. Аббревиатура 5,5 кг авырлыктагы агач утырту көрәге буларак аңлатыла. Ләкин бу исем сирәк очрый, ешрак әлеге коралны «Колесов кылычы» дип атыйлар. Ул 1883 елда Харьков игенчелек училищесы директоры Александр Колесов тарафыннан уйлап табылган, – дип билгеләп үткән урманчы. – Хәзерге вакытта урманда агач утырту көрәкләрен куллану – урман утыртуның иң уңайлы һәм тиз ысулы булып тора».

Мастер-класс барышында 30 чыршы утыртылган.

Очрашу ахырында Фәргать Һадиев балаларга урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләре турында искәртеп узган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International