Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында 2023 елда урманнарны саклау чараларын үткәрү сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген анализлау өлешендә урманнарда дәүләт инвентаризация мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Аны Департамент башлыгы урынбасары Сергей Ковалев алып барды.
Утырыш эшендә «Рослесинфорг» ФДБУ филиаллары, урман хуҗалыгы белән идарә итүнең төбәк органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмәне ачып, Сергей Ковалев искәрткәнчә, «Рослесинфорг» ФДБУ ел саен Россия Федерациясенең 25 субъектында урманнарны саклау буенча чаралар уздырылган урманчылыкларының 10% өлешен тикшерә. Анализның бурычлары башкарылган эшләрнең сыйфатын тикшерү һәм анализлау, шулай ук урман законнары бозылуны бетерүдән гыйбарәт.
Әйтик, 2022 елда Россиянең 25 субъектының 52 урманчылыгында урманнарны саклау буенча чараларга анализ ясалды. Барлыгы 4118 урман участогы тикшерелде. Аларның 32 процентында бозу очраклары ачыкланган, иң күбесе – катнаш урман торгызу, аралау һәм яшь агачларны кисү вакытында.
«Быел тикшерүләр Идел буе федераль округының 6 төбәгендә узачак. Бу – Татарстан Республикасы, Башкортостан, Мордовия, Мари Эл, шулай ук Киров һәм Самара өлкәләре», – дип билгеләп үтте Сергей Ковалев.
Киңәшмәдә катнашучылар урманнарны саклау чараларын үткәрүнең сыйфатын анализлау, катнашкан оешмалар арасында үзара хезмәттәшлек итү һ.б. өлешендә урманнарда дәүләт инвентаризациясен уздыруга әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.