Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде. Утырыш эшендә министр урынбасарлары, эшләр белән идарә итүче, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, урманчылыклар җитәкче-урманчылары, республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Төп доклад белән министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов чыгыш ясады.
«2023 ел башыннан, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының дистанцион мониторинг мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасы территориясендә инде 534 термик нокта теркәлгән. Шулай ук башка категориядәге җирләрдә 431 янып китү очраклары теркәлгән, – дип хәбәр итте ул. – Без коры үлән һәм камыш янгыннарының үсүенә борчылабыз».
Аның сүзләренчә, иң күп янып китү очраклары Түбән Кама (104), Мөслим (31), Чистай (27) һәм Мамадыш (23) муниципаль районнарында булган.
«17 апрельдән 10 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә махсус янгынга каршы режим кертеләчәк, – дип искәртте Илгизәр Зарипов. – Шулай ук Министрлык тарафыннан әлеге чорда гражданнарның урманнарда булуларын һәм транспорт чараларының урманга керүен чикләү инициативасы куелды. Документ Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында карала».
Киңәшмәгә йомгак ясап, министр Равил Кузюров ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләренә янгын куркынычсызлыгы шартларын мониторинглау, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын үтәү, халыкка урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре таләпләрен үтәү кирәклеге турында мәгълүмат бирү һ.б. белән бәйле берничә йөкләмә бирде. «Көчәйтелгән эш режимына күчәргә кирәк. Нинди һава торышы булуын үзегез күрәсез, коры, көчле җил, янгыннар зур мәйданнарга бик тиз таралырга мөмкин, – дип ассызыклады ул. – Термик нокталар һәм янгыннар турындагы барлык хәбәрләргә мөмкин кадәр тизрәк җавап бирергә кирәк. Безнең уртак бурыч – бу янгын куркынычы сезонын гадәттән тыш хәлләрсез уздырып җибәрү.