Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында киңәшмә узды, анда Татарстан Республикасының урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлеген тикшерү нәтиҗәләре һәм 2023 елда зарарлы организм чыганакларын бетерү буенча чаралар үткәрү мәсьәләләре каралды. Утырыш эшендә Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты җитәкчесе урынбасары Сергей Ковалев, ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
Төп доклад белән министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов чыгыш ясады. Ул быел Татарстан Республикасында урманнарда янгын куркынычы сезонының 1 апрельдә ачылуы, моның, узган ел белән чагыштырганда, 24 көнгә иртәрәк булуы турында әйтте. «Бүгенге көндә республика территориясендә 558 термик нокта һәм башка категориядәге җирләрдә 462 янгын очрагы теркәлгән. Урман янгыннарына юл куелмады, – дип хәбәр итте Илгизәр Зарипов. – Янгын куркынычына бәйле хәлгә космик, авиация һәм җир өсте мониторингы үткәрелә».
Министрның беренче урынбасары бу атнада Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиясе утырышының уздырылуы турында әйтте. «Муниципаль район башлыкларына коры үлән үсемлекләрен һәм урылган кырларны яндыруга юл куймау, янгыннарны бетерүдә һәртөрле ярдәм күрсәтү йөкләмәсе бирелде, – дип ассызыклады Илгизәр Зарипов. – 17 апрельдән 10 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә махсус янгынга каршы режим кертеләчәк. Шулай ук Министрлык тарафыннан әлеге чорда гражданнарның урманнарда булуларын һәм аларга транспорт чараларының керүен чикләү кертү инициативасы да белдерелде. Документ Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында карала».
Аның сүзләренә караганда, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча халык арасында актив агитация-аңлату эше дәвам итә. «Утны туктат!» янгынга каршы федераль мәгълүмат кампаниясе нигезендә бүгенге көндә авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында 880 лекция, әңгәмәләр һәм чыгышлар, 23 агарту чарасы, гомуми белем бирү учреждениеләрендә 128 дәрес үткәрелгән, 5,2 меңнән артык листовка, белешмәлек һәм брошюралар таратылган.
Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты җитәкчесе урынбасары Сергей Ковалев билгеләп үткәнчә, быел округның барлык төбәкләрендә кар катламының иртә эрүе һәм явым-төшемнең булмавы күзәтелә. «Урманнарда янгын куркынычы сезоны узган ел белән чагыштырганда 15-20 көнгә иртәрәк башланды, – дип хәбәр итте ул. – Бүгенге көндә Идел буе федераль округында 313 гектар мәйданда 69 урман янгыны булды. Татарстан, Мордовия, Чувашия республикаларында һәм Түбән Новгород өлкәсендә урман янгыннарына юл куелмады».
Хәзерге вакытта Идел буе федераль округы субъектларының 2023 елда урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлеген тикшерү эшләре тәмамлана. «Тикшерү нәтиҗәләре Татарстанның янгын куркынычы янаган чорга әзер булуын күрсәтте, – диде Сергей Ковалев. – Шулай да, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүне контрольдә тотуны көчәйтүегез турында сорыйм. Ведомствоара хезмәттәшлекне яхшыртырга һәм, гомумән, янгын сүндерү көчләренең һәм чараларының, шул исәптән резервларның, янгыннар һәм урман янгыннары турындагы хәбәрләргә оператив җавап бирү өчен тулы әзерлеген тәэмин итәргә кирәк.
Киңәшмә ахырында 2023 елда Татарстан Республикасында зарарлы организмнар учакларын бетерү буенча чаралар үткәрү мәсьәләләре тикшерелде. Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Татарстанда республиканың Аксубай, Азнакай, Әлки, Биләр, Минзәлә, Нурлат һәм Чирмешән урманчылыклары территориясендә парсыз ефәк күбәләге чыганакларына контроль тикшерүләр уздырыла.
«Комиссия составында Министрлык һәм аның карамагындагы учреждениеләр, шулай ук Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге белгечләре бар. 5 урманчылык территориясендәге участоклар тикшерелде, урман корткычлары булуы раслана, – дип хәбәр итте ул. – Дәүләт контракты төзелде. Зыянлы организмнарның чыганакларын бетерү буенча чаралар агымдагы елның апрель ахырында-май башында үткәрелер дип көтелә».
Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты җитәкчесе урынбасары Сергей Ковалев урманны корткычлардан эшкәрткәндә техниканың тоткарлыксыз йөрүен тәэмин итәргә кушты. «Урман корткычларына каршы көрәшү мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк булсын өчен тырышырга кирәк», – дип нәтиҗә ясады ул.