«Наше достояние» мәгълүмат-ресурс үзәге» АКО, Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, РФ Иҗтимагый палатасы, ТКХ үзгәртеп коруга теләктәшлек фонды һәм Россия авыл яшьләре берлеге ярдәме белән, «Планета – безнең байлыгыбыз» россиякүләм балалар һәм яшьләр проектлары конкурсын үткәрә. Конкурсның төп максаты – үсеп килүче буында әйләнә-тирә мохиткә ихтирамлы һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру.
Конкурста 13 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге мәктәп, көллият һәм югары уку йортлары укучылары катнаша ала.
Конкурста барлыгы 12 номинация бар. Тулырак мәгълүмат сайтта: https://nashe-dostoyanie.ru/planeta/2023.
Конкурс ике этапта үткәрелә:
- беренче этап – читтән торып, гаризалар 5 марттан 5 майга кадәр кабул ителә.;
- икенче этап – турыдан-туры, гаризалар 20 марттан 11 июньгә кадәр кабул ителә.
Беренче этапка сылтама буенча теркәлергә мөмкин: https://forms.yandex.ru/cloud/63e8de7802848f79f41ca2ad/, икенче этапка рәсми сайтта: https://nashe-dostoyanie.ru/planeta/2023.