Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 30.03.2023 ел, № 376 карары нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә 2023 елның 17 апреленнән 10 маена кадәр махсус янгынга каршы режим кертелде.
Исегезгә төшерәбез, махсус янгынга каршы режим гамәлдә булганда түбәндәгеләр тыела:
- учаклар ягу, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләннәрне һәм чүп-чарны яндыру;
- урман һәм ландшафт янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда, бакчачылык, бакчачылык ширкәтләре территорияләрендә, балаларның ял итү һәм аларны сәламәтләндерү оешмалары территорияләрендә, урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда, шулай ук урман биләмәләре белән чиктәш торган икътисад объектларында ризык әзерләү өчен ачык ут (мангаллар, шашлык кыздыру урыннары) куллану;
- 1-3 куркыныч классына караган пиротехник әйберләр куллану;
- ачык ут ярдәмендә конструкцияләр эчендәге һаваны җылытуга нигезләнеп эшли торган, идарә ителми торган ягулык материалларын эшкә җигү.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга 30 мең сум күләмендә, вазыйфаи затларга 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 400 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Кагыйдә бозу урман янгыны барлыкка китергән һәм урманнарга зыян салган очракта, кылган гамәлләр РФ Җинаять кодексының 261 статьясы буенча җинаять җаваплылыгына тарту өчен сәбәп булырга мөмкин.
Урманнарда махсус янгын куркынычы янаган режим шартларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга 40 мең сумнан 50 мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга 60 мең сумнан 90 мең сумга кадәр; юридик затларга 600 мең сумнан 1 млн.сумга кадәр административ штраф салынуга китерә.