Республикада «Татарстанның чиста урманнары» табигать саклау акциясенең язгы этабы башланды

2023 елның 17 апреле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасында «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе башланды. Традиция буенча, ул 2 этапта узачак: 17 апрельдән 17 июньгә кадәр һәм 11 сентябрьдән 11 ноябрьгә кадәр. Билгеләп үтик, мондый чараларны үткәрү «Экология» илкүләм проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.

Планлаштырылган эшләр – республиканың урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, коры-сарыдан һәм ауган агачлардан чистарту, аншлагларны, мәгълүмат такталарын һәм урманда ял итү урыннарын ремонтлау һәм төзекләндерү эшләре.

«Татарстанның чиста урманнары» акциясен үткәрү әйләнә-тирә мохитне саклауга зур өлеш кертә, – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Әйтик, 2022 ел нәтиҗәләре буенча, акция кысаларында урман фондыннан 3800 кубометр каты көнкүреш калдыклары җыеп чыгарылды, 5200 кубометр коры-сары һәм аунак агач черетү өчен өемнәргә салынды. Акциягә 20 мең кеше кушылды».

Исегезгә төшерик, «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2010 елдан бирле үткәрелә. Аның төп максаты – урманнарда уңай санитар-экологик хәл булдыру, халыкның экологик культурасын формалаштыру, әйләнә-тирә мохиткә битараф булмаган, урманда тәртип урнаштыруга үз өлешен кертергә әзер булган кешеләрнең тырышлыкларын берләштерү, төп табигый байлыкка мөнәсәбәт үрнәген күрсәтү.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр белгечләре белән беррәттән, акциядә даими катнашучылар арасында – республика учреждениеләре, оешмалары, предприятиеләре хезмәткәрләре, экологик берләшмәләр вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, волонтерлар бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International