Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 15.04.2023 № 470 карары нигезендә Татарстан Республикасында гражданнарның урманнарда булуына һәм урманнарга транспорт чаралары кртүгә карата 17 апрельдән 21 календарь көнгә чикләү кертелде. Чикләүләр Татарстан Республикасы урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнгән.
Республиканың урман хуҗалыгы тармагы белгечләре тиешле чикләү кертелүе, аның вакыты турында кисәтү аншлаглары урнаштырылган һәм урман юллары шлагбаумнар белән ябып куелган.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында урманда янгын куркынычсызлыгын урман янгыннарын сүндерү буенча II типтагы 20 станция һәм III типтагы 5 станция тәэмин итә. Урманнардагы янгын куркынычы буенча космик, авиация һәм җир өсте мониторингы алып барыла, моннан тыш, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы да үткәрелә.