Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең күзәтчелек һәм профилактик эшчәнлеге идарәсе башлыгы урынбасары Максим Трущин катнашында брифинг булды. Анда Равил Кузюров «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында планлаштырылган эшләр, урман янгыннарын кисәтү чаралары һәм «Татарстанның чиста урманнары» һәм «Хәтер бакчасы» табигатьне саклау акцияләре турында сөйләде.
«Быел без урман культуралары сезонын 12 апрельдә ачтык, бу узган ел белән чагыштырганда 14 көнгә иртәрәк, – дип билгеләп үтте министр. – Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 590 гектар мәйданда урманнарны торгызу һәм үстерү буенча эшләр башкарылды инде, бу планның 42 процентын тәшкил итә».
Ул искәрткәнчә, 2019 елдан Татарстанда урманнарны торгызу «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында үткәрелә. Аның төп максатчан индикаторлары – «Урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, %» һәм «Урман янгыннарыннан алынган зыян, млн.сум».
2023 елда төбәк проекты буенча 3614 гектар мәйданда урманнарны яңадан үрчетү буенча эшләр башкарылачак. Шуларның 1413 гектарында – урман культуралары утырту, 2092 гектарында – урманнарны табигый торгызу буенча чаралар, 4 гектарында – урманнарны катнаш торгызу һәм 105 гектарында – урман үстерү.
«Шулай ук Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә һәм Азнакай муниципаль районы чикләрендә 1708 гектар мәйданда саклагыч урман утыртылачак. Шулай итеп, быел урманнарны торгызу һәм үстерү буенча планлаштырылган эшләрнең гомуми мәйданы 5322 гектар тәшкил итә», – дип хәбәр итте Равил Кузюров.
«Безнең өчен икенче, шул ук дәрәҗәдә мөһим эш юнәлеше – урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү. Быел иртә килгән яз аркасында урманнарда янгын куркынычы сезоны 1 апрельдә ачылды», – диде министр.
Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә Татарстан Республикасында 630 термик нокта теркәлгән, шуларның 515 очрагында – башка категориядәге, шул исәптән урман фонды белән чиктәш җирләрдә, янгын чыгу очраклары расланган. Узган елның шул ук көненә 19 термик нокта һәм 14 янгын очрагы теркәлгән булган.
Гомумән, урманда янгын куркынычсызлыгын «Урман хуҗалыгы» ДБУ составында II типтагы 20 урман янгыннарын сүндерү станциясе, «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ составындагы 5 урман янгыннарын сүндерү станциясе һәм янгынга каршы инвентарь туплау өчен 14 пункт тәэмин итә. Урман янгыннары формированиеләренең саны – 455 кеше, җиһазланыш – 355 төрле техника.
Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, урман янгыннарына каршы көрәшкә юридик затларның көчләре һәм чаралары җәлеп ителергә мөмкин – бу 1602 кеше һәм 598 берәмлек техника һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе – 856 кеше һәм 774 берәмлек техника.
«Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында янгын куркынычы янаган хәлгә космик, авиация һәм җир өстендәге мониторинг үткәрелә, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы үткәрелә, – дип ассызыклады Равил Кузюров. – 17 апрельдән Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелде һәм гражданнарның урманнарга баруы һәм аларга транспорт чаралары белән керү чикләтелде. Чикләүләр республиканың урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнгән».
Аннары министр табигатьне саклау акцияләренә тукталды. «Кичә, 17 апрельдә, «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе башланып китте. Гадәттәгечә, быел ул 2 этапта узачак: 17 апрельдән 17 июньгә кадәр һәм 11 сентябрьдән 11 ноябрьгә кадәр, – дип хәбәр итте Равил Кузюров. – Эшләрнең түбәндәге төрләре планлаштырылган: республиканың урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, коры-сарыдан һәм аунак агачлардан чистарту, аншлагларны, мәгълүмат такталарын һәм урманда ял итү урыннарын ремонтлау һәм төзекләндерү».
29 апрельдә Татарстанның урман фонды территориясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе оештырылачак. Казан шәһәре янында акция Лаеш районы Тарлашы авылы, Биектау районының Шушар авылы һәм«Каменка» шифаханәсе поселогы янында 3 мәйданчыкта узачак.
Акция Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм торак пунктларында башка көннәрдә дә узачак. «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында барлыгы 1 миллионнан артык үсенте утыртылыр дип көтелә.