«Петропавел Бистәсе» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Кәләй урманчылыгы» ТР ДКУның Ракашево кишәрлегендә булганнар

2023 елның 18 апреле, сишәмбе

Яңа Чишмә районының Петропавел Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбенең «Петропавел Бистәсе» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Кәләй урманчылыгы» ТР ДКУ Ракашево кишәрлегендә булганнар. Балалар өчен экскурсияне участок урманчысы Иван Муханов үткәргән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экология» илкүләм проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.

Укучылар кишәрлек урманчылыгының административ бинасын караганнар, урман тармагы белгечләре кулланган приборларны – биеклек үлчәү приборын, үлчәү сәнәген, буссольны һ.б. күргәннәр.

Шулай ук Иван Муханов укучыларга урман экосистемалары, аларның структурасы, урман хуҗалыгының төрләре һәм һөнәрләре турында да сөйләгән.

«Урман юнәлешендә күп кенә һөнәрләр бар, мәсәлән, «урманчы», «урман хуҗалыгы инженеры», «урман патологы». Аларның һәрберсе үзенчәлекле, – дип билгеләп үткән ул. – Мәсәлән, урманчы – ул урман хуҗалыгы белгече, урманчылык яки кишәрлек урманчылыгы җитәкчесе. Билгеле бер территориядә урманнарны саклау, яклау һәм яңадан үрчетү буенча эшләрне оештыруны контрольдә тоту аның бурычларына керә. Урман патологы урманнарның торышын бәяли, урманнарны корткычлардан һәм авырулардан саклау чараларын контрольдә тота».

Очрашу ахырында Иван Муханов агачлар утырту буенча мастер-класс үткәргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International