10-17 апрель көннәрендә Арча муниципаль районының Лесхоз урта мәктәбендә «Макулатураны тапшыр – агачны коткар» дигән экологик акция узган. Аны «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр оештырган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны үткәрү «Экология» илкүләм проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.
Акция алдыннан яшь урманчылар мәгълүмат сәгатьләре үткәргәннәр, анда балаларга макулатура җыю һәм аны эшкәртүнең мөһимлеге турында сөйләгәннәр, барысын да урманнарны саклау һәм экологияне яхшырту эшенә үз өлешләрен кертергә чакырганнар.
Акциядә 1-11 сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашкан. Гомуми тырышлык белән 1466 кг макулатура җыелган.
Конкурста 2 нче, 3 нче, 10 нчы сыйныф укучылары, шулай ук 5 «Б» һәм 9 «А» сыйныфлары җиңүче булган.
«Без мондый акцияләрне системалы рәвештә үткәрәбез, чөнки алар үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирүнең нәтиҗәле формаларының берсе булып тора, – дип сөйләде мәктәп директорының тәрбия эше буенча урынбасары, »«Табигать варислары» берләшмәсе җитәкчесе Фирая Гайнанова. – Балаларны кечкенәдән үк экологик яшәү рәвеше белән таныштырырга, калдыкларны аерым җыюның мөһимлеген һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәтне җиткерергә кирәк».