Бүген Министрлыкта видеоконференция режимында киңәшмә узды, анда алдагы чорга бурычлар турында фикер алыштылар. Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлык белгечләре, республикадагы урманчылыкларның җитәкчеләре һәм урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Киңәшмәдә төп доклад белән министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов чыгыш ясады. Ул сөйләгәнчә, ел башыннан федераль дәүләт урман контроле (күзәтчелеге) кысаларында 2,3 меңнән артык чара үткәрелгән, шул исәптән 1935 мәгълүмат җиткерелгән, 374 консультация үткәрелгән, 5 кисәтү белдерелгән.
«Урманнардан файдаланучылар тарафыннан урман законнарының мәҗбүри таләпләре, бигрәк тә урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлешен контрольдә тотуны көчәйтергә кирәк, – дип ассызыклады Илгизәр Зарипов.– Шулай ук урман янгыннарын кисәтү максатыннан, урманнарда һәм тирә-як территорияләрдә патрульлек итү ешлыгын арттырырга кирәк».
Аннары министрның беренче урынбасары санитар-экологик икеайлык кысаларында эшләр үткәрү, урманнардан файдаланучыларның урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлеген бәяләү һәм 2023 елда Татарстан Республикасында зарарлы организмнар чыганакларын бетерү буенча чаралар оештыру мәсьәләләренә тукталды.
«Якын арада урманнардан файдаланучыларның янгынга каршы инвентарьны туплау пунктларын тикшерүне тәмамларга һәм мәгълүматны Министрлыкка тапшырырга кирәк. Әлеге тикшерүләр граждани-хокукый мөнәсәбәтләр кысаларында, урман участокларын арендалау килешүләрендә билгеләнгән йөкләмәләр үтәлешен контрольдә тоту өлешендә үткәрелә», – дип нәтиҗә ясады Илгизәр Зарипов.