Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов «Татарстан умартачылары» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Шәүкәт Хәйруллин белән очрашты

2023 елның 19 апреле, чәршәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов «Татарстан умартачылары» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Шәүкәт Хәйруллин белән очрашты. Очрашуда Министрлыкның урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин, «Татарстан умартачылары» ТИО әгъзалары катнашты.

Очрашу барышында 2023 елда Татарстан Республикасында зарарлы организм чыганакларын бетерү чараларын үткәрү мәсьәләләре тикшерелде.

Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов сөйләвенчә, узган ел республиканың Аксубай, Азнакай, Әлки, Биләр, Минзәлә, Нурлат һәм Чирмешән урманчылыклары территориясендә 64,6 мең га мәйданда парсыз ефәк күбәләге чыганаклары теркәлгән.

«Хәзерге вакытта урман участокларына контроль тикшерүләр үткәрелә, – диде ул. – Зарарлы организмнарның чыганакларын бетерү буенча чаралар «Лепидоцид» биологик препаратын кулланып, җир өсте ысулы белән башкарылачак. Аның нигезендә яткан матдә биологик чыгышлы һәм төрле микроорганизмнарның тереклек итү продукты булып тора. Бал кортлары өчен агулылыгы буенча 4 нче класслы препарат һәм аз  дәрәҗәдә куркыныч булуы белән бәяләнә. Ләкин шулай да без эшкәртү вакытында һәм аннан соң 5 көн эчендә умарталарның яшен чикләргә тәкъдим итәбез».

Очрашу ахырында Илгизәр Зарипов «Татарстан умартачылары» ТИО әгъзаларының сорауларына җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International