“Россия Федерациясе Дәүләт Советы президиумының 11.04.2-13 ел утырышы йомгаклары буенча Россия Федерациясе Президенты йөкләмәләре исемлеген үтәү кысаларында федераль дәүләти урман күзәтчелеген камилләштерү” түгәрәк өстәленең модераторы – дәүләти урман контроле һәм урманнарда янгын күзәтчелеге, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә тапшырган вәкаләтләрен Россия Федерациясе субъектларының үтәвенә контроль идарәсе башлыгы Иван Валентик иде. Түгәрәк өстәлдә Идел буе Федераль округына кергән барлык регионнарның диярлек җитәкчеләре катнашты, алар анда урманнарда, бигрәктә арендага алынган кишәрлекләрдә федераль дәүләти урман күзәтчелеген тормышка ашыргында туа торган проглемалар турында сөйләштеләр.
2010 елдан бирле регионнарда билгесез кешеләрнең урман кагыйдәләрен бозулары кими, урман фондына салынган зыянны кайтару проценты арта. Күрсәткечләр яхшыруга контроль функцияләрен урманчылыкларга тапшыру, аларны автотранспорт белән ныгыту, законсыз кисүләр һәм Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозулар өчен РФ КоАП нигезендәге штрафлар күләме арту, хәбәр чаралары белән әйләнә-тирәлеккә сак караш пропагандалау, урманнарны янгыннан саклау буенча эшләү ярдәм итте.
ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусинның әйтүенчә, урман законнарының бер җитешсезлеге булып урманнан файдаланучылар сату-алу килешүләрендә билгеләнгән срокларда алып китмәгән агачны, секвестрланган (урман бозучылардан йолып алынган) агачны саклау һәм сату тора, шул рәвештә, шундый агачны саклау, тиешсез саклаган өчен җаваплылык мәсьәләләре көйләнмәгән. Урман законнарында Россия Федерациясе субъектларының урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә бирелгән вәкаләтләрне тормышка ашыручы дәүләт хакимияте органнарына шундый агачны сатарга мөмкинлек бирә торган хокук нормалары юк.
Форум түгәрәк өстәленең тагын бер темасы – урман комплексының инвестицияләр өчен кызыктыргыч булуы. Татарстан Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәмил Мәхмүтов алып барган түгәрәк өстәлдә катнашучылар агач әзерләүнәң заманча алымнары, яфраклы йомшак агачны МДФ җитештерүдә куллану мөмкинлекләре (Төркиянең “Кастамону Интегре” заводының баш белгече Мәсүд бәй), урман индустриясе комплексында агач кисү калдыкларын утильләштергәндә термохимик конверсия алымнары (Казан дәүләт технология университетының агач материалларны эшкәртү кафедрасы профессоры А.Грачев) турында сөйләделәр.
Форумның соңгы көнендә анда катнашучылар Идел буе регионы урман комплексының тикшерелгән проблемалары буенча резолюция кабул иттеләр.