Саба урманчылыгы тере урман картинасына “уеп” ясалган урман караучы кордоны макетын күрсәтте. Арча урманчылыгы урман аптекасы ачып җибәргән иде. Шәһәр яны урманчылыгы умарталык урнаштырды, питомниктан утырту материаллары китереп тезде. Барлык урманчылыклар да бал, кайнатмалар, агач эшләнмәләр, үрелгән кәрҗиннәр алып килгән иде. Кунакларны һәм форумда катнашучыларны алар яңа пешкән урман җиләкләре, хуш исле үлән чәйләре, баллы коймаклар белән сыйладылар.
Кызыл Йолдыз урманчылыгы экспозициясен Пенза өлкәсе Урман, ау хуҗалыгы һәм табигатьтән файдалану министры урынбасары – министрлыкның урман хуҗалыгы идарәсе башлыгы Валентина Суворина да карады. Аны бигрәк тә мәктәп урманчылыгында шөгыльләнүче балаларның иҗат эшләре кызыксындырды. Күки урта мәктәбе укучысы Айгөл Әхтәмова кунакка үзенең бер рәсемен бүләк итте.