«Экологик традиция. Тынычлык һәм татулык» халыкара конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Проектны 2012 елдан башлап В.И.Вернадский исемендәге хөкүмәтнеке булмаган экологик фонд гамәлгә ашыра. Чара экологик культураны формалаштыру һәм үстерү өлкәсендә гамәли кулланышка ия булган проектларны ачыклауга һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Гаризалар Россия Федерациясе территориясендә һәм аннан читтә эшчәнлек алып баручы физик затлардан һәм оешмалардан кабул ителә. Гаризаны 2023 елның 30 апреленә кадәр бирергә мөмкин.
Проект түбәндәге номинацияләр буенча гамәлгә ашырыла: экологик белем, экологик агарту, гражданнарның экологик инициативалары, экология рупоры: ММЧ, тотрыклы бизнес һәм экологик туризм.
Проект турында тулырак мәгълүматны биредә белергә мөмкин: http://vernadsky.ru/de/proekty/mir-i-soglasie.