ТР Әлмәт муниципаль районында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында агачлар утыртылган

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

«Иске Михайловка урта мәктәбе» МБМУ «СПЕКТР» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнашканнар. Акция Әлмәт урманчылыгының Поташ Аланы кишәрлегенң 50 нче кварталы территориясендә оештырылган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны үткәрү «Экология» илкүләм проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.

Акциядә катнашучылар көче белән барлыгы 100 данә корычагач үсентесе утыртылган. Укучыларга участок урманчысы вазыйфаларын башкаручы Әдип Шәңгәрәев һәм урман мастеры Дмитрий Кузнецов агачлар утыртырга ярдәм иткәннәр.

«Хәтер бакчасы» – искиткеч акция. Бу Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган һәр геройның батырлыгын мәңгеләштерү өчен менә дигән мөмкинлек», – дип билгеләп үтте мәктәп урманчылыгында катнашучы Айзат Хәсәнов.

Исегезгә төшерәбез, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе быелның 18 мартында старт алды. Акциянең максаты – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 кеше истәлегенә 27 млн. агач утырту.

Чараны оештыручылар булып «Экология» илкүләм проекты кысаларында, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәмендә, «Хәтер бакчасы» АКО, Җиңү полководецларының хәтер фонды, «Җиңү волонтерлары» һәм «Урман волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International