«Лесовичок» һәм «Зеленый дом» мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүче балалар Зеленодольск сынау урман хуҗалыгының урман янгын станциясендә булганнар

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

4 нче урта мәктәпнең «Лесовичок» һәм Әйшә урта мәктәбенең «Зеленый дом» мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүче балалар Зеленодольск сынау урман хуҗалыгының урман янгын станциясендә булганнар. Балалар өчен экскурсияне станция башлыгы Алексей Арешин үткәргән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экология» илкүләм проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.

Мәктәп укучылары урман янгыннарын сүндерү техникасын һәм янгынга каршы җиһазларны күргәннәр, урман янгыннарының килеп чыгу төрләре һәм сәбәпләре, Татарстан Республикасында урманнарны янгынга каршы төзекләндерү чаралары комплексы һ.б. турында белгәннәр.

«Янгыннарга юл куймас өчен, хәзер урман тармагы белгечләре көн саен урманнарны җирдән дә, һавадан да тикшереп торалар, – дип сөйләгән Алексей Арешин. –  Ут урманга күчеп китмәсен өчен, барлык янгын чыганаклары оператив рәвештә сүндерелә. Шулай ук урманчылар янгынга каршы минераллаштырылган полосалар да булдыралар. Янгын чыккан очракта, мондый полосалар ут таралуга комачаулыйчак».

Очрашу ахырында Алексей Арешин укучыларга урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International