Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы территориясендә өмә узды. Чара Татарстан Республикасында 1 апрельдә старт алган санитар-экологик икеайлык кысаларында оештырылды.
Министрлык белгечләре учреждение территориясен тәртипкә китерделәр, кечкенә төркемнәргә бүленеп эшләделәр. Эш башланганчы, һәр төркем эш күләме буенча үз әйберләр, шулай ук инвентарь: себеркеләр, көрәкләр һәм тырмалар алды.
«Өмә – совет чорында ук барлыкка килгән яхшы традиция, – ди Министрлыкның икътисад, дәүләт заказын урнаштыру һәм түләүләр белән идарә итү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Светлана Галиева. – Өмә кешеләрне якынайта, тирә-юньдәге киңлек турында кайгыртуга җәлеп итә, экологик хәлне яхшыртуга сүздә генә түгел, ә эштә дә өлеш кертергә мөмкинлек бирә. Язгы өмәләрдән соң шәһәрләр матурланып кала, уңайлылык дәрәҗәсе арта.