Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында Урман янгыннарын сүндерү буенча эшчәнлекне координацияләү буенча федераль штаб утырышы булып узды. Аны Рослесхоз җитәкчесе Иван Советников үткәрде.
Видеоконференция режимында узган чарада урман хуҗалыгы белән идарә итүнең төбәк органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, министр урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Янгынга каршы дәүләт хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Константин Чанышев һәм «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ директоры Айдар Гайфуллин катнашты.
Утырышта докладлар белән Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Алексей Венглинский, «Авиалесоохрана» ФБУ җитәкчесе Дмитрий Селин һ.б. чыгыш ясады.
Киңәшмә барышында Россия Федерациясе субъектларының 2023 елда урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлеген тикшерү нәтиҗәләре, ил төбәкләре территориясендә урман янгыннарына бәйле хәл һ.б. каралды.
Шулай итеп, урманнарда янгын куркынычы сезоны Россиянең 73 төбәгендә ачык. Ел башыннан илдә 1,1 мең урман янгыны булган, янгын телеп мәйдан 201,4 мең гектар тәшкил итә.
Россия Федерациясенең 36 субъектында янгынга каршы махсус режим кертелгән.
Урман комплексы белән идарә итүнең төбәк органнары вәкилләренә урман фонды җирләрендә патрульлек итүне көчәйтергә, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын вакытында үткәрергә һәм, тулаем алганда, янгыннар һәм янгыннар турындагы хәбәрләргә оператив җавап бирү өчен янгын сүндерү көчләренең һәм чараларының тулы әзерлеген тәэмин итәргә кушылды.