Татарстан Республикасында 2023 елның язгы урман культурасы сезоны дәвам итә. Аның кысаларында 24 апрельгә 443 гектар мәйданда саклагыч урманнар булдырылган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны үткәрү «Экология» илкүләм проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.
Эшләр «2013-2025 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» программасы кысаларында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Урман хуҗалыгы министрлыгына караган оешмалар белгечләре тарафыннан һәм В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ климатик проектлары нигезендә башкарыла.
«Быел Татарстанда 1708 гектар мәйданда саклагыч урман утыртылачак. Шул исәптән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә – 1208 гектар мәйданда, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев. – Эш җирләрнең уңдырышлылыгын арттыру, аларны җил һәм су эрозиясеннән саклау максатларында алып барыла»
Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә республикада барлык яклагыч урман утыртмаларының гомуми мәйданы 145 мең га тәшкил итә. Соңгы 10 елда мондый агачлар 25 мең гектар мәйданда булдырылган, шул исәптән 2022 елда – 2,4 мең гектарда.