Шәһәр яны урманчылыгы территориясендә рөхсәтсез чүплек бетерелгән

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

«Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ һәм «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре Шәһәр яны урманчылыгының Матюшино кишәрлегендәге 53 нче квартал территориясендә санкцияләнмәгән чүплеккә тап булганнар һәм әлеге урынны тәртипкә китергәннәр. Алар көче белән барлыгы 21 куб.м каты көнкүреш калдыгы чыгарылган.

«Урманда рөхсәтсез чүплекләрнең барлыкка килүе – урман законнарын бозуның иң киң таралган очракларының берсе, – ди җитәкче-урманчы урынбасары Алмаз Хәннанов. – Мондый чүплекләр әйләнә-тирә мохиткә зур зыян сала, өстәвенә, алар янгын чыгу ихтималы белән дә куркыныч. Барлык гражданнарның да табигатькә җаваплырак карауларын теләр идек. Ел башыннан бирле Шәһәр яны урманчылыгы территориясеннән барлыгы 40 кубометрдан артык чүп-чар җыеп чыгарылды».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International