ТР Югары Ослан муниципаль районында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында агачлар утыртылды

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

Бүген ТР Югары Ослан муниципаль районында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында агачлар утыртылды. Акция Югары Осланның «Березка» балалар бакчасы территориясендә узды. Билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экология» илкүләм проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.

Эшләрдә «Идел буе урманчылыгы» ТР ДКУ хезмәткәрләре, балалар бакчасы педагоглары һәм тәрбияләнүчеләр катнашты.

«Әлеге мәйданчыкта зәңгәр чыршы, кедр һәм миләш үсентеләре утыртылды, – дип сөйләде урманчылык инженеры Елена Исхакова. – Балалар акциягә бик теләп  кушылдылар, агачлар турында кайгыртырга һәм аларның символик мәгънәсен истә тотарга вәгъдә иттеләр».

Исегезгә төшерәбез, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе Россиядә 2023 елның 18 мартында башланып китте. Аның максаты – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 кеше истәлегенә 27 млн. агач утырту.

Чараны оештыручылар булып «Экология» илкүләм проекты кысаларында, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәмендә, «Хәтер бакчасы» АКО, Җиңү полководецларының хәтер фонды, «Җиңү волонтерлары» һәм «Урман волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International