Татарстанлылар II «Экологик герб: саклау өчен белергә кирәк» россиякүләм конкурсында катнаша ала

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

В.И. Вернадский исемендәге дәүләтнеке булмаган экология фонды II «Экологик герб: белер өчен, саклау»  россиякүләм конкурсына старт бирү турында игълан итә.  Быел конкурс икенче тапкыр узачак. Теманың актуальлеге һәм социаль әһәмияте аркасында ул киң тарала һәм күп санлы катнашучыларны җәлеп итә. Узган ел конкурска Россия Федерациясенең 80 субъектыннан 1700дән артык гариза килгән.

Конкурста Россиянең теләсә кайсы гражданины яки 7 яшьтән өлкәнрәк затлар төркеме катнаша ала. Эш теләсә нинди сәнгать техникасында яки график редакторлар ярдәмендә ясалган рәсем булырга тиеш. Катнашу өчен онлайн форманы тутырырга һәм конкурс эше белән файлны теркәргә кирәк.

Гаризалар 2023 елның 31 июленә кадәр кабул ителә. Конкурска 1-31 август көннәрендә йомгак ясалачак. Конкурс үткәрү турындагы нигезләмә таләпләренә туры китереп гариза биргән барлык катнашучылар да  катнашучы сертификатларын алачак. Конкурста җиңүчеләр истәлекле призлар һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк.

«Экологик герб: саклау өчен белергә кирәк» россиякүләм конкурсы турында тулырак итеп әлеге сайтта белергә мөмкин: http://vernadsky.ru/de/proekty/ecogerb.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International