Санитар-экологик икеайлык кысаларында республиканың урман фонды территориясеннән 94 куб. метр каты көнкүреш калдыгы чыгарылган

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасында санитар-экологик икеайлык кысаларында урман фонды территориясен чистарту эшләре дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең белгечләре торак пунктлар һәм федераль һәм төбәк әһәмиятендәге юллар янындагы урман биләмәләренә аерым игътибар бирә.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманны саклау һәм яклау секторы мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 26 апреленә 38 чүплек юкка чыгарылган, урман фондыннан 94 куб.м. каты көнкүреш калдыклары җыеп чыгарылган.

Исегезгә төшерәбез, санитар-экологик икеайлык 2023 елның 1 апрелендә башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International