Зеленодольск урманчылыгы һәм Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы хезмәткәрләре «Умка» балалар бакчасында «Урманны саклагыз» дигән әңгәмә үткәргәннәр

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

«Зеленодольск урманчылыгы» ДКУ һәм «Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре Зеленодольск районының «Умка» 50нче балалар бакчасында «Урманны саклагыз» темасына әңгәмә үткәргәннәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.

Очрашу барышында урман мастеры Альберт Зәйнәгетдинов балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, урман янгыннарының килеп чыгу төрләре һәм сәбәпләре, шулай ук урманда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләгән.

Ахырда «Урманда янгыннарга юк дип әйтик!» викторинасы үткәрелгән.

«Әңгәмә «Утны туктат!» янгынга каршы федераль мәгълүмат кампаниясе кысаларында оештырылды, – дип аңлатма бирде Альберт Зәйнәгетдинов. – Без балаларга урманнарда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре һәм урман янгыннарының мөмкин булган нәтиҗәләре турында аңлаешлы рәвештә сөйләдек. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр актив рәвештә сораулар бирделәр, табышмаклар һәм ребуслар чиштеләр. Мондый очрашулар экологик белем бирү һәм үсеп килүче буынны тәрбияләү максатларында киләчәктә дә үткәреләчәк».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International