Бу елның 17-19 маенда урман бүлемтекләрен аерып чыгару һәм таксацияләү мәсьәләләре буенча вебинар узачак. Аны Урман хуҗалыгының җитәкче хезмәткәрләре һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү россиякүләм институты оештыра.
Катнашу өчен урман юнәлешендәге оешмалар, урман кишәрлекләрен арендалаучылар, юридик затлар, шәхси эшкуарлар, Россия Федерациясе субъектларының урманнар белән идарә итү органнары җитәкчеләре һәм белгечләре, бюджет һәм автоном дәүләт оешмалары вәкилләре чакырыла.
Семинар барышында 2023 елның 1 мартыннан үз көченә кергән урман бүлемтекләрен аерып чыгару һәм таксацияләүгә кагылышлы урман законнарындагы үзгәрешләр, белгечләрне урман бүлемтекләрен аерып чыгару һәм таксацияләүгә кагылышлы эшләр башкару һәм хезмәт күрсәтү хокукына аттестацияләү, таксация приборларын һәм инструментларын куллану, урманнарны карау проектларын эшләү һ.б. мәсьәләләр каралачак.
Тулырак мәгълүматны 8 (496) 532-89-09 телефоны, e-mail: dogovor@vipklh.ru аша белешергә мөмкин.