Татарстан Республикасында «Утны туктат» янгынга каршы мәгълүмат кампаниясе дәвам итә

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында «Утны туктат» янгынга каршы мәгълүмат кампаниясе дәвам итә. Бу кампания Россия Федерациясенең барлык субъектларында уза, аның төп бурычы – гражданнарга урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында хәбәр итү.

Кампания кысаларында бүгенге көндә авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында 880 лекция, әңгәмә һәм чыгыш ясалган, 23 агарту акциясе, республиканың гомуми белем бирү учреждениеләрендә 128 дәрес үткәрелгән. Шулай ук янгынга каршы тематикага 260 артык аншлаг, стендлар һәм плакатлар куелган, 5,2 мең листовка, белешмәлек һәм брошюра таратылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International