ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Җиңү диктанты»нда катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Казан милли тикшеренү технология университеты» югары белем бирү учреждениесендә булды. Анда ул  студентлар – Халыкара тарихи диктантта катнашучыларга Бөек Ватан сугышы вакыйгалары – «Җиңү диктанты» темасына сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

«Җиңү диктанты» инде бишенче тапкыр үткәрелә, – дип билгеләп үтте Равил Кузюров. – Әлбәттә, иң мөһиме, максималь балл җыю түгел. Чөнки «Җиңү диктанты»ның төп максаты – Бөек Ватан сугышы елларындагы хатирәләрне, фронтовикларның һәм тыл хезмәтчәннәренең батырлыкларын саклап калу».

Дистәләгәнчә еллар уза, буыннар алмашына, әмма Бөек Җиңү, хәрби дан һәм Ватанга тугрылык турындагы хәтер һәрберебезнең йөрәгендә кала. Без бу аяусыз сугыш кырларында батырларча көрәшкән һәм тылда фидакарьләрчә хезмәт куйган, Җиңүне якынайтып, тырышлык күрсәткән каһарманнарыбыз алдында бурычлы. Диктантта катнашу – «Мин хәтерлим, мин горурланам» дип әйтүнең тагын бер ысулы, – дип өстәде министр. – Һәркемгә уңышлар телим».

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына Халыкара тарихи диктант – «Җиңү диктанты» быел Татарстан Республикасында 198 ачык мәйданчыкта узды. Диктантка 25 сорау кертелгән, аларга 45 минут эчендә җавап бирергә кирәк иде. Биремнәр хәрби тарих турындагы белемнәрне, шулай ук сугыш белән бәйле темаларга әдәби әсәрләрне тикшерүгә юнәлтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International