Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов А.А.Малафеева исемендәге 1 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Цифр дәресе»н үткәрде

2023 елның 28 апреле, җомга

Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов эш визиты белән Алексеевск муниципаль районында булды. Анда ул А.А.Малафеева исемендәге 1 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары өчен «Киләчәк шәһәре: квант технологияләре безнең тормышыбызны ничек үзгәртә» темасына «Цифр дәресе» үткәрде.

Дәрес барышында Илгизәр Зарипов укучыларга квант технологияләре, аларны эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә куллану, «Квант криптографиясе», «Квант буталчыклары», «Квант сенсорлары» һ.б. төшенчәләр турында сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, «Цифр дәресләре»н оештыручылар булып РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, РФ Мәгариф министрлыгы, «Цифрлы икътисад» АКО һәм «Росатом» дәүләт корпорациясе тора. Проектның төп максаты – мәктәп укучыларында цифрлы икътисадның төп компетенцияләрен формалаштыру, шулай ук мәгълүмат технологияләре өлкәсендә балаларның башлангыч һөнәри юнәлешенә этәргеч ясау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International