29 апрельдә Татарстан Республикасында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе узачак

2023 елның 28 апреле, җомга

2023 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы урман фонды территориясендә «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе узачак. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын һәм Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын бәйрәм итү кысаларында оештырылачак.

«Хәтер бакчасы» акциясе республикада дүртенче тапкыр уздырылачак, – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Барыбызны да акциягә кушылырга һәм үз героебыз хөрмәтенә агач утыртырга чакырабыз. Тарихи мәгълүматларга караганда,  378 мең татарстанлы фронттан өйләренә, туганнары һәм якыннары янына әйләнеп кайтмаган».

Казан шәһәре янында акция 3 мәйданчыкта – Лаеш районының Тарлаш авылы янында (Столбище кишщрлеге– 5 га), Биектау районының Шушар авылы (Биектау кишщрлеге – 2,6 га) һәм Каменка шифаханәсе бистәсе (Иске Казан кишәрлеге – 3 га) янында узачак (участокларның координаталары: N 55.567716, E 49.134149; N 55.954252, E 49.265203; N 55.935633, e 49.336169). Әлеге мәйданчыкларда утырту өчен 50 мең чыршы, нарат һәм карагай үсентесе әзерләнгән.

Акция 10.00 сәгатьтә башлана. Бармакчалы бияләйләр, көрәкләр, үсентеләр урында биреләчәк.

Игътибар итегез, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе ТР муниципаль районнарында да узачак. Акциянең кайчан һәм кайда уздырылуы турында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы сайтында:  https://minleshoz.tatarstan.ru/mezhdunarodnaya-aktsiya-sad-pamyati.htm һәм «Хәтер бакчасы» акциясе сайтында: https://садпамяти2023.рф белергә мөмкин. Акция порталында кулланучыларга уңайлы булсын өчен утырту урыннары интерактив картада күрсәтелгән.

Акция кысаларында (урман фонды җирләрен һәм торак пунктларны исәпкә алып) 1 млн. артык үсенте утыртылыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International