Бүген Казан Кремле залында Татарстан Республикасының хезмәт династияләре вәкилләрен хөрмәтләделәр. Республика һөнәри берлекләр федерациясе оештырган тантаналы чарага 13 атаклы династия чакырылган иде, алар арасында нефтьчеләр, химиклар, табиблар, педагоглар, журналистлар, урманчылар, сәнәгатьнең төрле тармаклары хезмәткәрләре бар иде. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов данлыклы хезмәт династияләре вәкилләре белән очрашты.
Тантаналы чараны ачып, Марат Әхмәтов кунакларны Рәис Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән сәламләде, катнашучы кешеләр адресына ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Бүген бу залда еллар, дистәләрчә еллар дәвамында чын гаилә хезмәт династияләрен булдыра һәм үстерә алган гади кешеләр җыелган. Сез – республикабызның алтын фонды, югары әхлак кешеләр, рухи фундамент, илне тоткан нигез, база, – диде Марат Әхмәтов. – Хезмәт династияләре – ул һөнәргә тугрылык символы, ата-аналарына һәм ата-бабаларына хөрмәт символы, бу – гаилә тәрбиясе идеалы».
ТР Һөнәри берлекләр федерациясе рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Елена Кузьмичева оешма һәм предприятие хезмәткәрләренә, республика җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул билгеләп үткәнчә, чараның идея илһамчысы ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин булган, ул хезмәт династияләрен хөрмәтләү чарасын үткәрергә, иң лаеклы вәкилләр турында сөйләргә һәм тасвирларга тәкъдим иткән. «Бүген без династияләрне тантаналы чарага чакырып, Татарстан Республикасының барлык тармакларын колачларга тырыштык», – диде Елена Кузьмичева.
Елена Кузмичева шулай ук республиканың хезмәт династияләре вәкилләрен хөрмәтләүнең традициягә әвереләчәгенә дә ышаныч белдерде.
Бүген тантаналы чарага республика хуҗалыгының төрле тармакларыннан 13 династия чакырылган иде. Бу Мөхәммәтҗановлар династиясе, аларның гомуми хезмәт стажы 154 ел тәшкил итә. Таһир Закир улы һәм Газизә Фәрвәзетдин кызы Мамадыш урман хуҗалыгында эшләгәндә очрашканнар. Алар 7 бала тәрбиялиләр, шуларның өчесе, Тимерхан, Миңнегаян һәм Әгъмәл, гаилә эшен дәвам итәләр һәм урман тармагында эшлиләр. Миңнегаян Мөхәммәтҗанов – «Алабуга урман хуҗалыгы» ДБУ директоры.
Зефировлар гаиләсе – медицина династиясенең табиблык стажы 680 елдан артык! Аңа Николай Михайлович Зефиров һәм Ольга Венедиктовна Раевская нигез сала, алар республика психиатрия хастаханәсендә эшлиләр. Зефировлар династиясе дүрт буын дәвам итә һәм төрле медицина белгечлекләренә ия.
Арчадан Гыйниятуллиннар, Исмәгыйлевләр, Гыймадиевлар династиясенең педагогик стажы бер гасырга тула диярлек. Бөгелмә сәнгать мәктәбеннән Паниннар династиясе үз язмышларын белем бирү эшчәнлеге белән бәйлиләр.
Шәрифуллиннарның хезмәт династиясе үз тормышын Бондюга химия заводына багышлаган. Шушы елларда предприятиедә Шәрифуллиннар династиясенең 318 вәкиле эшләгән – гаиләнең завод стажы 1917 елдан артык.
Александр Васильевич Шляхтиннар династиясенең данлы традицияләре бар. Үз эшен ул «КАМАЗ» заводында башлый, анда булачак хатыны белән таныша. Ата-аналарның традицияләрен балалар, шулай ук икетуган ир һәм кыз туганы да дәвам итә.
Хезмәт династияләре белән очрашуда шулай ук ТР Дәүләт Советы депутатлары Светлана Захарова, Ильга Воронова, Илдар Шамилов, шулай ук республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, шул исәптән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан – ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров катнашты. Чара кысаларында «Наше время – Безнең заман» эшләүче яшьләр фестивалендә катнашучылар көче белән концерт программасы тәкъдим ителде, «Хезмәт кешесе» фотокүргәзмәсе ачылды, династия вәкилләренә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте материаллары кулланылды