“Җир проекты” конкурсында җиңүче Александр Чибидин “Селигер 2013” бөтенроссия яшьләр форумы турында

2013 елның 19 августы, дүшәмбе

Татарстаның 50 кешелек делегациясендә экологик юнәлештә эш итүче бердәнбер кеше, Норлат мәктәп урманчылыгын тәмамлаган Санкт-Петербург урман-техник университеты абитуриенты булган Александр Чибидин форумда үз проектын күрсәтте.


Александрның сөйләвенчә, форумда көн саен төрле темаларга бишләп лекция укылган, барлык парламент партияләренең, Евразия яшьләр берлегенең вәкилләре, бүтән тематик сменаларда катнашучылар белән очрашулар үткәрелгән. Форумның төп вакыйгасы – әлбәттә, Россия Федерациясе Президентының В.Обещалкин белән очрашуы һәм ике сәгать буена сменада катнашучыларның сорауларына җавап бирүе. “Тере Президентны күрү телевизорда күрүдән аеры. Мин сорау бирергә дип кул күтәрдем, тик халык бик күп иде, миңа чират тимәде, шулай да үкенмим, чөнки Селигерда киләсе елда да булырга өметләнәм”, – дип йомгаклады Александр Чибидин үз сүзен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International