Бүген Татарстан Республикасында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе узды. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын һәм Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын бәйрәм итү кысаларында оештырылды.
Акциянең үзәк чарасы Казан шәһәрендә Россия дәүләт юстиция университетының Казан филиалы территориясендә узды. Анда ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, РДУП Казан филиалы директоры Рамил Шәрифуллин, «Татарстан Республикасы сугышчылары гаиләләре комитеты» коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесе Ангелина Галимова, «Җиңү волонтерлары» ҖЧҖнең Татарстан төбәк бүлеге рәисе Азат Идрисов, ТР Рәисе Администрациясе, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты, ТР Дәүләт Советы Аппараты һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.
«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе инде дүртенче ел рәттән үткәрелә. Бу Бөек Ватан сугышы геройларын, үз гомерләре бәрабәренә илебезнең тынычлыгы, азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән кешеләрне хөрмәтләү, аларның гаҗәеп рухи көче, батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен чиксез рәхмәт белдерү мөмкинлеге, – дип шәрехләде ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Бүген акция Татарстан Республикасы муниципаль районнарында да уза. Барлыгы 275 мәйданчык оештырылган».
Россия дәүләт юстиция университетының Казан филиалы территориясендә барлыгы 400 данә чыршы, карагай, гөлҗимеш һәм спирея үсентеләре утыртылды. Казан янәшәсендә акция тагын 3 мәйданчыкта – Шәһәр яны урманчылыгының Столбище, Биектау һәм Иске Казан кишәрлеге урманчылыклары территориясендә узды.
Гомумән Татарстан Республикасы буенча бүген фронттан өйләренә кайтмаган 378 мең татарстанлының бөек батырлыгы истәлегенә, туганнарына һәм якыннарына багышлап 1,2 млн. үсенте утыртылды. Акциягә 25 меңнән артык кеше кушылды.
Исегезгә төшерәбез, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм торак пунктларында башка көннәрдә дә узачак. Акциянең кайчан һәм кайда уздырылуы турында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы сайтында: https://minleshoz.tatarstan.ru/mezhdunarodnaya-aktsiya-sad-pamyati.htm һәм «Хәтер бакчасы» акциясе сайтында: https://садпамяти2023.рф белергә мөмкин.
Белешмә өчен. «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе 18 мартта башланып китте. Акциянең максаты – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 кеше истәлегенә 27 млн. агач утырту.
Чараны оештыручылар булып «Экология» илкүләм проекты кысаларында, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәмендә, «Хәтер бакчасы» АКО, Җиңү полководецларының хәтер фонды, «Җиңү волонтерлары» һәм «Урман волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте тора.