Лубян урман-техник көллияте студентлары балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Урман көче» дигән экологик дәрес үткәргәннәр

2023 елның 2 мае, сишәмбе

Лубян урман-техник көллияте студентлары Лубян авылы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Урман көче» дигән экологик дәрес үткәргәннәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экология» илкүләм проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.

Дәрес барышында студентлар балаларга урманнар, аларның мөһим экологик, икътисадый һәм социаль функцияләре, табигатькә сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеге турында сөйләгәннәр.

Шулай ук балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр видеоролик караганнар һәм интерактив биремнәр үтәгәннәр.

«Очрашуның максаты балаларга урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында сөйләү иде. Чөнки мондый аңлату эше кечкенәдән алып барылырга тиеш, – дип билгеләп үтте көллиятнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталья Сираҗетдинова. – Ел дәвамында шундый дәресләр сериясен үткәрергә планлаштырабыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International