ТР Азнакай муниципаль районында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында агачлар утыртылган. Акция Азнакай шәһәренең Монолит микрорайонында узган. Билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экология» илкүләм проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.
Акциядә район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рәмис Хәннанов, «Азнакай урманчылыгы» ДКУ, «Азнакай урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре, территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре, 1 һәм 7 нче мәктәп укытучылары, укучылары, микрорайон халкы катнашкан.
Акциядә катнашучылар көче белән барлыгы 800 данәдән артык юкә үсентесе утыртылган.
«Утыртылган һәр агач – тере һәйкәл. Яшьләр арасында экология һәм Ватаныбызның тарихи хәтерен саклап калу өчен эшләргә әзер кешеләр саны арта баруы куандыра», – дип сөйләде Рәмис Хәннанов.
«Хәтер бакчасы» – бер үк вакытта урманнарны торгызуга өлеш кертүче, урманга һәм табигатькә мәхәббәт тәрбияләүче, үсеп килүче буынны урманчылык һәм урман хуҗалыгы эше белән практикада таныштыручы уникаль инициатива», – дип билгеләп үтте Азнакай урман хуҗалыгы директоры Эдуард Чикуров.
Исегезгә төшерәбез, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе быелның 18 мартында старт алды. Акциянең максаты – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 кеше истәлегенә 27 млн. агач утырту.
Чараны оештыручылар булып «Экология» илкүләм проекты кысаларында, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәмендә, «Хәтер бакчасы» АКО, Җиңү полководецларының хәтер фонды, «Җиңү волонтерлары» һәм «Урман волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте тора.