«Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге хезмәткәрләре урманнарны яңадан торгызу буенча дәүләт мониторингына керешкәннәр. Әлеге эшнең иң мөһим юнәлешләренең берсе – республиканың урман питомникларында утырту материалы характеристикаларын бәяләү. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый тикшерүләр үткәрү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.
Сезон башыннан бирле белгечләр тарафыннан Кама, Лаеш һәм Шәһәр яны урман хуҗалыкларының 4 питомнигында утырту материалының 10 партиясе тикшерелгән. Үсентеләрнең торышы яхшы дип бәяләнә.
«Быел язның иртәрәк килүе аркасында кыр сезоны гадәттәгедән иртәрәк ачылды, – дип сөйләде «Рослесозащита» ФБУ филиалы директоры вазыйфаларын башкаручы Венера Ефременкова. – Тикшерү вакытында агачның тамыр өлешендә кәүсә биеклеге һәм диаметры урманны торгызу кагыйдәләренә туры килү-килмәве буенча үлчәнде, чәчүлекләрнең чүп үләннәре белән каплануы, корткычлар һәм авырулар белән зарарлануы тикшерелде».
Шулай ук урманнарны яңадан торгызу буенча дәүләт мониторингы кысаларында учреждение белгечләре ел дәвамында, җирне читтән торып тикшерү (ДЗЗ) технологияләрен кулланып, урман утыртмаларының характеристикаларын бәяләү, әзерләнгән һәм саклана торган урман үсемлекләре орлыкларының сыйфатын тикшерү, урман утыртмалары үсми торган һәм урманны торгызуны таләп итә торган җирләрне ачыклау (инвентаризацияләү) эшләрен башкарачаклар.