Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының урманнарны янгыннан саклау буенча оператив штабының эш дәверендә Россия урман хуҗалыгы башлыгы Владимир Лебедев: ау сезонын ачу янгын куркынычын мотлак арттыруга китерәчәк, чөнки янгын чыгуның төп сәбәбе булып кеше факторы тора, – дип белдерде. Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы җитәкчелеге Россия урман хуҗалыгының ау сезонын кичектерү турындагы тәкъдимен хуплый.
Һава коры һәм эссе тору сәбәпле тармакка буйсынган оешмаларга – урманчылыкларга һәм “Урман” дәүләти бюджет оешмаларына урманнарны янгыннан саклауны тәэъмин итү, урман читләренә, федераль һәм республика әһәмиятендәге юл буйларына янгын машиналары куеп чыгу, урманнарны җир өстендә патрульләүне көчәйтү буенча күрсәтмә бирелде.