Нурлат урманчылыгының участок урманчысы Илдар Йосыпов «Зеленый оберег» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәргән

2023 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

«Нурлат урманчылыгы» ДКУ Восход кишәрлегендә участок урманчысы Илдар Йосыпов Нурлат районының Иске Чаллы урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Зеленый оберег» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен «Урманда янгыннарга юл юк» темасына дәрес үткәргән. Очрашу «Утны туктат!» янгынга каршы федераль кампания кысаларында оештырылган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны үткәрү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.

Дәрес барышында Илдар Йосыпов укучыларга ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр эшчәнлеге, урман янгыннарының килеп чыгу төрләре һәм сәбәпләре, шулай ук урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләгән.

«Хәтта кечкенә пыяла кисәге дә урманда янгын чыгуга сәбәпче була ала. Аның аша үткән кояш нурлары эссе һәм коры һава торышында коры үләннең яисә пикниктан соң ташланган кәгазьнең янып китүенә сәбәпче булырга мөмкин, – дип билгеләп үткән участок урманчысы. – Шуңа күрә урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү бик мөһим».

Ахырда Илдар Йосыпов укучыларны «Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясендә катнашырга чакырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International