Министрлыкта алдагы чорга бурычлар каралды

2023 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта видеоконференция режимында киңәшмә узды, анда алдагы чорга бурычлар турында фикер алыштылар. Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның структур бүлекчәләре белгечләре, республикадагы урманчылыкларның җитәкчеләре һәм урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Киңәшмәдә төп доклад белән министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов чыгыш ясады. Ул ел башыннан федераль дәүләт урман контроле (күзәтчелеге) кысаларында 2,5 мең профилактик чара үткәрелүе, 5 кисәтү белдерелүе турында сөйләде.

«Урман янгыннарына юл куймау максатында, урман законнары таләпләрен, бигрәк тә урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлешенә бәя бирү өчен, урман фондын патрульләүне һәм контрольдә тотылган затлар белән үзара бәйләнешкә кермичә контрольлек (күзәтчелек) чараларын үткәрүне көчәйтергә кирәк», – дип ассызыклады Илгизәр Зарипов.

Шулай ук министрның беренче урынбасары урман культуралары эшләрен башкару, Лубян урман-техник көллияте эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләргә дә тукталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International