Урман янгыннарын сүндерү буенча эшчәнлекне координацияләү буенча федераль штаб утырышында урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2023 елның 5 мае, җомга

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында Урман янгыннарын сүндерү буенча эшчәнлекне координацияләү буенча федераль штаб утырышы булып узды. Аны Рослесхоз җитәкчесе Иван Советников үткәрде.

Видеоконференция режимында узган чарада урман хуҗалыгы белән идарә итүнең төбәк органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, министр урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең янгын сүндерү хезмәте башлыгы урынбасары Илнар Зәйнуллин һ.б. катнашты.

Утырышта докладлар белән Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Алексей Венглинский, «Авиалесоохрана» ФБУ җитәкчесе Дмитрий Селин һ.б. чыгыш ясады.

Киңәшмә барышында урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы үткәрү, урман фонды җирләрен патрульләү һ.б. мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International