Май бәйрәмнәре алдыннан Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы республика халкына һәм кунакларына урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искәртеп уза.
«Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим гамәлдә булуын дәвам итә, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар суммасы ике тапкыр диярлек арттырылды. Гражданин өчен штраф күләме 50 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин, һәм бу урман фондына китерелергә мөмкин булган зыянны исәпкә алмаганда, – ди урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов. – Статистика мәгълүматларына караганда, 10 урман янгыннарының 9ы кеше гаебе белән килеп чыга. Без гражданнардан урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүләре турында сорыйбыз. Урман – төп табигый һәм илкүләм байлык, газиз республикабызның экологик иминлеге өчен гарантия булып хезмәт итә. Аны саклау – бездән тора».
Урман фонды территориясендә урман янгыннарын үз вакытында ачыклау, сүндерү һәм кисәтү максатларында Татарстан Республикасында урман хуҗалыклары каршында II төргә караган 20 урман янгыннарын сүндерү станциясе һәм «Урман янгыннарын сүндерү үзәге»ДБУ каршындагы III төргә караган 5 урман янгыннарын сүндерү станциясе эшли.
Хәзерге вакытта Татарстанда янгын куркынычына бәйле хәлгә авиация (1,2 млн. га) һәм җир өсте (11 мең га) космик мониторинг алып барыла, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы гамәлгә ашырыла. «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУнең төбәк диспетчерлык хезмәте дә тәүлек буе эшли.
Әгәр урманда яки урман биләмәсе янында янгын шаһиты булсагыз, бу турыда 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоннары буенча хәбәр итүегез сорала.